Ике талантлы егет уртасында. Берсе җырчы, икенчесе рәссам, икесе дә Руслан исемле. Теләк теләдем
21.04.2022 Әлеге минутларда Казанның Тукай урамында урнашкан Тукай музеенда Тукайга багышланган түгәрәк өстәл бара.
Әлеге минутларда Казанның Тукай урамында урнашкан Тукай музеенда Тукайга багышланган түгәрәк өстәл бара.
12.04.2022 Өр-яңа шигырь! Былтыр язылган булуына карамастан… Мин – орлык Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Сынаулардан тора кешелек: Бәндәләрне кырып китә бер чир, Икенчесе килә ишелеп! Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Күпме сынау килә кешегә… Чишмә корый, елга-сулар кибә, Таулар булып таулар ишелә. Кешелек гел сынаулардан тора: Сугыш, зәхмәт, бәла-казалар… Берәүләргә байлык биреп сыный, Берәүләргә бирә – җәзалар. Минем халкым күпме кайгы кичкән – Тарих аны мәңге онытмый… …Ишелергә торган тау – мин түгел, Тишелергә торган орлык мин! 11 декабрь, 2021 ел
Өр-яңа шигырь! Былтыр язылган булуына карамастан…
Мин – орлык
Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Сынаулардан тора кешелек: Бәндәләрне кырып китә бер чир, Икенчесе килә ишелеп!
Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Күпме сынау килә кешегә… Чишмә корый, елга-сулар кибә, Таулар булып таулар ишелә.
Кешелек гел сынаулардан тора: Сугыш, зәхмәт, бәла-казалар… Берәүләргә байлык биреп сыный, Берәүләргә бирә – җәзалар.
Минем халкым күпме кайгы кичкән – Тарих аны мәңге онытмый… …Ишелергә торган тау – мин түгел, Тишелергә торган орлык мин!
11 декабрь, 2021 ел
26.04.2022 Бүгенге очрашудан.
Бүгенге очрашудан.