4нче ИЮНЬ #СӘЛАМӘТИРТӘ ФИНАЛЧЫЛАРЫ
17.03.2022 “Тәртип” радиосының иртәнге тапшыруында бүген сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен эшләүче «Могҗиза» театр студиясе турында сөйләштек. “Тәртипле иртә” кунаклары – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Могҗиза» театр студиясенең укытучысы Зөфәр Харисов һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш администраторы, «Могҗиза» театр студиясенең кураторы Зөлфия Бәшәрова. «Могҗиза» театр студиясе 2019нчы елда оешкан һәм анда даими рәвештә 15ләп бала шөгыльләнә икән. Бүген алар тамашачылар хозурына яңа спектакль әзерли. Премьера Тинчурин театры сәхнәсендә апрель аенда булыр дип көтелә.
“Тәртип” радиосының иртәнге тапшыруында бүген сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен эшләүче «Могҗиза» театр студиясе турында сөйләштек. “Тәртипле иртә” кунаклары – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Могҗиза» театр студиясенең укытучысы Зөфәр Харисов һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш администраторы, «Могҗиза» театр студиясенең кураторы Зөлфия Бәшәрова. «Могҗиза» театр студиясе 2019нчы елда оешкан һәм анда даими рәвештә 15ләп бала шөгыльләнә икән. Бүген алар тамашачылар хозурына яңа спектакль әзерли. Премьера Тинчурин театры сәхнәсендә апрель аенда булыр дип көтелә.
22.04.2022 Бүген Илнар Сәйфиевка 40 яшь тулды. Котлыйбыз!
Бүген Илнар Сәйфиевка 40 яшь тулды. Котлыйбыз!
25.03.2022 Буген өйдә, ял итәм тик куңел барыбер тынгысыз, борчулы… Куңелдә булган борчуларны шушы шигъри юллар белән җиткерәм. Менә шулай язып куйдым буген: Җиргә килгән кабат матур язлар Шау чәчәккә төрер дөньяны, Кошлар оя корыр бала очыртырлар Кояш нуры җылытыр хәр җанны! Иркен җихан купме анда хава Хәрбер җанга иркен суларлык Тик кешегә ни дә булса җитми Сәбәп таба буып егарлык. Кошлар канат кагып очар куктә Сөенешеп аткан хәр таңга, Кеше очар канатларын узе кисә Карап тормый аткан таңнарга. Кояш чыга иркен дөньяларга Килеп җитә якты нурлары Өметен югалтып кемдер ялгыз елый Мәңгелеккә өзелгән уйлары… Җиргә кабат ямьле язлар килә Мин дә көтәм шау чәчәкле иртә Өметләрне юк-бушлыкка илтмә Хәерлегә илтсен хәр иртә! (Зәйнәб Фәрхетдинова)
Буген өйдә, ял итәм тик куңел барыбер тынгысыз, борчулы… Куңелдә булган борчуларны шушы шигъри юллар белән җиткерәм.
Менә шулай язып куйдым буген:
Җиргә килгән кабат матур язлар Шау чәчәккә төрер дөньяны, Кошлар оя корыр бала очыртырлар Кояш нуры җылытыр хәр җанны!
Иркен җихан купме анда хава Хәрбер җанга иркен суларлык Тик кешегә ни дә булса җитми Сәбәп таба буып егарлык.
Кошлар канат кагып очар куктә Сөенешеп аткан хәр таңга, Кеше очар канатларын узе кисә Карап тормый аткан таңнарга.
Кояш чыга иркен дөньяларга Килеп җитә якты нурлары Өметен югалтып кемдер ялгыз елый Мәңгелеккә өзелгән уйлары…
Җиргә кабат ямьле язлар килә Мин дә көтәм шау чәчәкле иртә Өметләрне юк-бушлыкка илтмә Хәерлегә илтсен хәр иртә! (Зәйнәб Фәрхетдинова)